22 апрель 2014 яңалыклары
-
Авыл хуҗалыгында
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Руслан Сәйфетдинов язгы кыр эшләренең башлануы турында хәбәр итте. "Бөгелмә продкорпорациясе", "Подгорный", "Муса Җәлил исемендәге" җәмгыять хезмәтчәннәре өлгергән кырларда дым каплату - тырмалау эшләрен башлап җибәргән. Уҗым культураларын тукландыру да бара. Терлекчелек өлкәсендә исә малларны җәйге лагерьларга чыгару өчен әзерлек башланган. Сөт савып...
-
Шимбә өмәсе
19 апрель көнне шәһәрдә җыештыру-чистарту эшләренең ничек узуы турында җаваплы зат Михаил Конков сөйләде. Көн кадагында эремәгән карны тарату, чүп чыгару һәм чистарту эшләре торган. "Дорремстрой" җәмгыяте көче белән җыйналган чүп (175 тоннадан артыграк) көнкүреш калдыклары полигонына чыгарылган. Шимбә өмәсендә шәһәрдә 13 меңгә якын кеше, 22 техника берәмлеге катнашкан. Мәгариф...
-
Имин яшик!
Хөрмәтле бөгелмәләр! 21 - 30 апрельдә республикада "Куркынычсыз йорт, подъезд, квартир" дигән махсус операция уздырыла. Чараның максаты - торак секторны җинаятьчел гамәлләрдән саклау. Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә ведомстводан тыш сак бүлеге бу чорда объектларны, квартирларны, хосусый йортларны, гаражларны сак астына кабул итү эшләрен ташламалы шартларда башкара. Белешмәләр өчен телефоннар:...
-
Шигърият бәйрәме
Сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне - 26 апрельдә Шигърият бәйрәме булачак. Шәһәребезнең 2 нче лицее каршында бөек шагыйребезгә куелган стела янында узачак ул. Шигырь сөюче дусларыбызны әлеге бәйрәмгә чакыра- быз. Башлана 11 сәгать 30 минутта.
-
Аеруча саклык сорала торган чор
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының агымдагы елның 14 апрелендә чыгарган карары нигезендә һәм Россия Федерациясендә - 1994 елның 21 декабрендә, Татарстан Республикасында 1993 елның 18 маенда чыккан "Янгын куркынычсызлыгы турында"гы Законнарга таянып, быел - 2014 елда 20 апрельдән башлап 15 майга кадәр Татарстан территориясендә янгынга каршы махсус режим урнаша.
-
Проблемаларны уртага салып…
Узган шимбәдә - 19 апрель көнне Бөгелмәдә, "Единая Россия" көннәре" проекты кысаларында, партиянең киң масштаблы акциясе булып узды.